Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Җырлары белән мәңгегә , йөрәккә керде Тукай

24 апрель -  китапханәдә Г. Тукайның – 130 еллыгына багышланган кичә үткәрелде: “Җырлары белән мәңгегә,йөрәккә керде Тукай”                                                                                                                                                                                 

Кичә “ Бәйрәм бүген” җыры белән башланды. Укучылар сәнгатьле итеп Тукайга багышланган, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

 Кичәнең икенче өлешендә 5, 6 сыйныф укучылары арасында уен – викторина үткәрелде: “Тукайны яратабыз”

Викторина алты турдан торды:

  1. “Исемдә калганнар” истә калганмы?
  2. Табышмак аша Тукайны таныйбыз
  3. Тукай – балалар шагыйре
  4. Тукай – күңелләрдә
  5. Игътибарлымы без?
  6. Сүз ясауда ярышу.

  Кичәне “туган тел” җыры белән тәмамладык.

Иң күп бал җыючы укучылар( 5 сыйныф укучылары Гәрәева Исламия, Шадыбаева Наилә) якташыбыз, шагыйрә Р. Ахунҗанованың “Олуг шәһәрдә кунакта” – тарихи хикәяләр җыентыгы белән бүләкләнде.