Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

25 октябрь көнне китапханәдә Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Яшьлек горурлыгым – Комсомол” дип исемләнгән чара оештырылды .

Алар үткәндә калган комсомол хатирәләре белән бик теләп уртаклаштылар, кайбер сорауларда бәхәсләштеләр. Тормышларының комсомол белән бәйле чорын сагынып искә алдылар.  Бүгенге көнгә кадәр ядкарь итеп сакланган истәлекләре белән бүлештеләр.

( комсомол билеты, значок, комсомол ярышларында яулаган мактау кәгазьләре).

 Шулай ук китапханәдә комсомолның 100еллыгына багышлап оештырылган күргәзмә буенча әдәби күзәтү ясалды. Күргәзмәнең “ Комсомол – матур әдәбиятта” дигән бүлегеннән һәркемгә таныш булган,  мәктәп чорларында укылган китапларны кызыксынып яңадан укырга алдылар.

( Ш. Рәкыйповның “ Кызлар – йолдызлар”, М. Мәһдиевнең “Фронтовиклар”, Г. Әпсәләмовның “ Алтын йолдыз” , Н. Островскийның” Корыч ничек чыныкты” һ. б.).  Аралашу сәгатебез бик җанлы үтте.

Очрашуда катнашучылар өчен китапханәче тарафыннан төрлы кызыклы сораулар бирелде:

“ Мин ничек комсомол булдым?”

“ Комсомол оешмасында булу безгә нәрсә биргән?”