Китапханә, мәдәният йорты бергәлектә Өлкәннәр көненә багышлап “ Сез тормыш бизәгебез” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдык.
Кичә җыр, шигырь, нәфис сүз белән үрелеп барды. Программада К. Булатова, С. Сөләймәнова, Д. Гайнетдинова, Р.Мөхәммәтҗанов, җирле шагыйрьләребез М. Талипов, Н. Шаһиева, Р. Ахунҗанова иҗатлары файдаланылды.