Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән
Китапханәдә “ Илһам” хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.
Беренче өлештә “ Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Ул шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына – 75 ел һәм Рәшит Гәрәйнең тууына – 85 ел тулуга багышланды. Язучыларның тормышын һәм иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе буенча әдәби күзәтү үткәрелде. Клуб әгъзаларына күргәзмәдән яңа китаплар тәкъдим ителде.”Шигъри мизгелләр” өлешендә шагыйрьләрнең төрле темага язылган эчтәлекле шигырьләрен бергәләп укыдык.
Икече өлештә хатын- кызлар кул эшләре белән шөгыльләнделәр. Чигү һәм тегү остасы Рәүфә Гәрәева чигүгә әзерләү өчен алъяпкыч өлгесе кисү серләренә , бәйләү остасы Әнисә Юнысова яңа төрле бизәкләр белән башмаклар бәйләү серләренә өйрәттеләр. Шулай ук Энҗе Әхмәтҗанова мунчаланы яңа төрле бәйләү үрнәге белән таныштырды.