Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Сәламәтлек – иң зур бәхет

2016 ел- районыбызда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Китапханәдә әлеге уңайдан язма-агитацион һәм массакүләм чаралар үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап “Сәламәтлек – иң зур бәхет” дигән темага  сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Без – авылда яшәүче хатын-кызлар дөнья мәшәкатьләренә бирелеп үзебезнең тышкы һәм эчке матурлыгыбыз, сәламәтлегебез турында кайгыртырга онытып җибәрмибезме? Сәламәт тормыш рәвеше нинди була? Аның төп кагыйдәләрен без беләбезме, үтибезме? Хатын кызның матурлыгы нидә чагыла? Сәламәтлек сәгатендә шушы сорауларга җаваплар эзләдек. Һәрбер катнашучыга сәламәт тормыш рәвешенең төп кагыйдәләренең берсе бирелде(11 кагыйдә). Кагыйдәне кычкырып укыгач һәркем үзенең бу кагыйдә турында фикерен белдерә, аны ни дәрәҗәдә үтәвебез турында фикер алышу һәм шулай ук һәр кагыйдәгә бер китап беркетелә(”Сәламәт булыйк” дигән тематик тартма файдаланылды) . Һәр кеше үзенә бирелгән кагыйдә буенча китапны укучыларга тәкъдим итә.

Мәсәлән кагыйдә: “ Дөрес туклану – сәламәтлеккә беренче адым булуын онытмаска”. Фикер алышу.

 И. М. Скурихинның “Дөрес туклану серләре” китабы белән таныштыру, аны укырга тәкъдим итү.

Шулай ук чара барышында сәламәтлек, гомер, яшәеш турында мәкальләр, табышмаклар кулланылды. Китап укучыларнын зирәклегенә кызыклы бәйге үткәрелде.

Китап укучыларга спорт турында , дару үләннәре турында, балның һәм корт агуының шифасы турында һ. б китаплар тәкъдим ителде.