Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Без – табигать балалары

Имәнлебаш китапханәсендә “ Татарстанда сулыкларны саклау” елына карата семинар оештырылды. Китапханәчеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

 Китапханәдә“Без – табигать балалары” дигән темага әдәби – тематик кичә үткәрелде.  Кичәнең  беренче өлешендә  авылыбыз тарихы,  елгаларыбыз, чишмәләребез турында, аларның бүгенге көндә яшәеше, шулай ук укучыларга таныш та булмаган, тарихта гына калган ,кешеләрнең табигатькә битарафлыгы сәбәпле, юкка чыккан сулыкларыбыз турында сөйләнде. Авылдашыбыз, үзешчән шагыйрә Нәкыя Шаһиеваның   авылыбызның искиткеч матур табигате, яхшы күңелле кешеләре турында   “ Имәнлебаш – матур авыл” җыры кичәбезгә ямь өстәде.

Кечкенәләр “ Яңа китап – яңа дус” дигән китап күргәзмәсеннән  төрле шагыйрьләрнең чишмәләр, авыл табигате турында шигырьләрен яттан сөйләделәр.  Э. Шәрифуллина , Р. Миңнуллин, Мөҗәһит, Г. Гыйльманов шигырьләре укучыларга, тамашачыларга җиткерелде.

Кичәнең икенче өлешендә тамашачыларга 5, 6,7 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Су әбисе ник елый?” – әкият – тамашасы күрсәтелде. Әкиятнең эчтәлеге суларыбызны сакларга, табигатьне яратырга чакыра. Тамашада әкият персонажлары - шүрәле, су анасы, балыкчылар, каз көтүче кызлар, җиләкчеләр катнашты. Тамаша барышында “Балыкчы” , “Бакалар”, “Шүрәле”,”Җиләк җыям “, “Кояшлы ил” җырлары яңгырады.