Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Митинг “Сезгә әле тиеш бик күп назлар”

Авылыбызда бердәнбер ветеран Сөләйманов Габделбарый бабай яши. Шулай ук тыл ветраннары, сугыш чоры баллары  бәйрәмгә килде. Аларны тәбрикләп авыл җирлеге башлыгы Ишматов Айрат Харис улы сүз алды. Сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Авылдашларыбыз хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Ветераннарның үзләренә сүз бирелде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.