Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Литературный праздник “В гостях у дедушки Толстого”.

“Лев Толстойда кунакта” дип исемләнгән әдәби бәйрәмгә балалар белән шул рәвешле зур әзерлек алып барылды. 

Язучының тормышы, иҗаты турында кызыклы презентация,

« Ачык  Аланда Толстой янында кунакта» дип исемләнгән видесюжет,

“ Ике дус” мәсәле, “Арыслан һәм эт” хикәясенең мультфильмнары балалар күңеленә хуш килде. Балалар яратып укый торган бу әсәрләр буенча  фикер алыштылар.( “Дус яшәү серләре”, “ Яхшылык елмаю өләшә”, “ Шәфкатьлелек бизи дөньяны”)

Дуслык турында  мәкальләр буенча “ Кем зирәк, әйт тизрәк” уены, шулай ук Толстой иҗатыннан алынган табышмаклар буенча “Җомак әйтәм, җавап тап” уены бәйрәмне җанландырды.

Балалар үзләренең ясаган рәсемнәре буенча фикерләрен әйттеләр.

Ни өчен миңа бу әсәр ошады?

Рәсем ни турында сөйли? дигән сорауларга җавапларын җиткерделәр.

 Язучының  тормышында Казан шәһәре, шәһәрдә Толстойга багышланган истәлекле урыннар белән таныштылар.

 Чарабызның ахырында  рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Балаларга

 бүләкләр тапшырылды.

Китапханәдә үткәрелгән әлеге чарадан каникулга кайткан шәһәр балалары да читтә калмады. Ахметова Амира, Вәлиева Ләйлә, Гумеров Рамиль һ. б. китапханәнең даими кунаклары, укучылары.  Венера Мөхәммәдиева китапханә үткәргән чараларда китапханәнең кунагы, актив укучысы да. Венера уеннарда үзенең зирәклеге белән аерылып тора, ул оста итеп рәсемнәр ясый, китаплар укый. 

 Икенче өлештә клубта балалар өчен , дискотека, уеннар оештырылды.