"Без Тукайлы халык" әдәби сәгать
ТР Мәдәният министрлыгы «Тукайны бергәләп укыйбыз - Читаем Тукая вместе» дип аталган проектны башлап җибәрде. 22 гыйнварда бөек шагыйрьнең «Кышкы кич» шигыре буенча әдәби сәгать үтте. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тагы бер кат искә төшердек. Шигырьне анализлап, аның тәрбияви максат белән язылганлыгы турында сөйләштек.
Шигырьне Сафиуллина Диләрә укыды.