"Кыш бабай белэн Кар кызы килгэн безне котларга"
5 нче гыйнвар көнне Кыш бабай белән Кар кызы балаларны чыршы янына кунакка чакырды. Чыршы янында әйлән- бәйлән, кызыклы уеннар һәм әлбәттә, Әкиият герое Лабуба булды.
Әмма бәйрәмнең иң көтелгән мизгеле – Әкият герое Лабубаның килүе булды. Балалар аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды, алкышларга күмде.
Бәйрәм ахырында Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга татлы бүләкләр өләште. Балалар шатланып өйләренә таралышты. Бу көн аларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Алар Кыш бабай белән Кар кызына, Лабубага зур рәхмәтләрен белдерделәр. Киләсе елда да шулай ук күңелле итеп бәйрәм итәргә өметләнеп калдылар.