Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әниемнең җылы кочагы"

Имәнлебаш Мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм бик күңелле узды !Һәркемнең йөзендә елмаю, күзләрендә шатлык нуры балкып торды.
Фойеда Әниләребезгә багышланган кургәзмәләр оештырылды.
Бәйрәмне ачу тантанасы бик җылы сүзләр белән башланып китте. Алып баручылар әниләрнең тормыштагы роленә, аларның балалар өчен янәшәдә булуының әһәмиятенә басым ясадылар. Әниләр турында җырлар яңгырады, шигырьләр укылды.
Бэйрэмдэ Югары шепкэ авыл җирлеге башлыгы Камалиева Лилия Миннегали кызы Әниләребезне котлады.
Бәйрәм кичәсе Шәмсия Җиһангированың "Кыйбла барлау" шигыренә инсценировка оештырылуы бик тәэсирле булгандыр.Авыл үзешчәннәре үзләренең актерлык осталыгын күрсәтеп, әниләренә онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. Спектакльдә әниләрнең мәхәббәте, сабырлыгы һәм фидакарьлеге чагылдырылган иде.
Җәүһәр"халык" фольклор ансамбле " Бирнә сандыгы эзерләу йоласын сәхнәләштереп курсэттеләр. Бәйрәм кичәсе
Җыр-моң белән үрелеп бар ды бәйрәм барлык әниләргә дә шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк иткән, дип уйлыйм.
Залдагы һәркем өчен бу көн онытылмаслык мизгелләр белән истә калды. Әниләр көненә багышланган бәйрәм, чын мәгънәсендә, җан җылысы, ихласлык һәм мәхәббәт атмосферасы белән сугарылган иде.