“Тулгак” әсәре буенча китап укучылар конференциясе
Конференциядә төрле буын кешеләре катнашты. Китап укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар (Презентация, күргәзмә буенча әдәби күзәтү) Шулай ук язучы турында каләмдәшләренең фикерләре дә укучыларда кызыксыну уятты.
Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышулар чарабызны җанландырып җибәрде. Һәркем үз фикерен җиткерергә теләп сүз алды. Әсәрдәге вакыйгалар агымы, образлар турында сорауларга җаваплар эзләгәндә фикерләр каршылыгы, бәхәсләр күп булды. Чөнки һәр укучы яше , интеллекты, дөньяга карашы белән үзенчәлекле. 35 яшьлек Г. Гәрәева белән 76 яшендәге М. Әхмәтҗановаларның карашлары төрлечә булуы бер дә гаҗәп түгел. Конференциянең ни дәрәҗәдә җанлы булуы шушы бәхәсләрдә күренә дә инде.
Китап укучылар,” шушындый эчтәлекле чараларда рухи байлык, күңелләребезгә ял алабыз, язучылар белән якыннан танышабыз, тагын очрашырга язсын” дигән теләкләр белән таралыштылар.