"Язларымда- назларым" Фәридә Сәхәбиева белән очрашу
Имәнлебаш авыл китапханәсендә, "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, язучы, шагыйрә, ике китап авторы, композитор, 80 нән артык җыр авторы, рәссам, "Чаллы сиреньнәре" конкурсында үзешчән рәссамнар арасында 1 нче дәрәҗәле лауреат Дипломы белән бүләкләнгән, Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге медаль иясе, "Чаллы өстендә аккошлар" дип аталган бөтенроссия шигърият бәйгесе финалисты, җырчы, автор-башкаручы , "Яшь йөрәкләр " фестивале лауреаты Фәридә Сәхәбиева белән очрашу бик жанлы узды, күңелдә жылы тәэсирләр калдырды.
Язучы, шагыйрә, композитор, рәссам – аның иҗат палитрасы бик бай. Фәридә Сәхәбиеваның һәрбер юнәлеше аерым игътибарга лаек. "Чаллы сиреньнәре" конкурсында җиңүе аның рәссам буларак талантын танытса, Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге медале аның иҗатының әһәмиятен күрсәтә.
"Чаллы өстенә аккошлар" бәйгесендә финалга чыгуы исә аның шигърият дөньясындагы казанышларын билгели.
Очрашу, Фәридә Сәхәбиеваның җырлары белән үрелеп барды. Аның башкаруындагы үзе иҗат иткән җырлары күңелләргә үтеп кереп, һәркемне моңлы дөньяга алып кереп китте.
Кичәнең кунагы, "Сөмбел" халык вокал ансамбле солисткасы Элеза Гимаева белән башкарган дуэтлары да бизәде бүгенге кичәне.
Элеза да Фәридә иҗат иткән җырларны башкарды.
"Яшь йөрәкләр" фестивалендә лауреат булуы Фәридә Сәхәбиеваның музыкаль талантын тагын бер кат раслады.
"Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы буларак, Фәридә Сәхәбиева яшь талантларга даими ярдәм итеп тора. Аның киңәшләре, остазлыгы яшь иҗатчылар өчен бик мөһим.
Очрашу ахырында автор китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте. Китапханә хезмәткәрләре һәм китап укучылар аңа чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.