Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Патриотик сәгать “Татарстан – минем Ватаным”

Балалар Л. А. Харисованың  “Ватаным Татарстан”, “ Мавыктыргыч Татарстан”, Р. Харисның  “Татарстан символлары” китаплары аркылы тарихыбыз сәхифәләре, дәүләтебез символллары, шәһәрләребез,  милли киемнәребез, бәйрәмнәребез белән таныштылар. Ак барслы герб турында аларны 7 сыйныф укучысы Ибраһимова Алинә таныштырды. Ул Гербның гади рәсем генә түгел, аның һәрбер төсе, герб эчендәге һәр билгенең тирән мәгънәсе булуын балалрга мавыктыргыч итеп җиткерә белде.