Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр

Кичәдә “ Бөек шагыйрь- Муса Җәлил”, “ Салют сиңа, Муса Җәлил”,“Сәгать”,“Кызыма” җырлары башкарылды.

Шагыйрьнең тормышы турында слайдлар , шулай ук балалар өчен документаль фильм күрсәтелде.

 Балалар М. Җәлилнең түбәндәге шигырьләрен яттан сөйләделәр: “Вәхшәт”,“Кызыл ромашка”,“Батырлык турында”,“ Бер үгет” ,“Төрмәдә төш”,“Ишек төбендә”,“Егет көче”,“Батырлык турында”.

М. Җәлилнең иҗаты, тормыш юлы турында укучыларга сораулар бирелде:

“ Без Җәлилне ничек беләбез?”

“Бу юллар кайсы шигырьдән?” – уен – бәйге үткәрелде. Иң күп дөрес җавап бирүче укучыга бүләккә китап тапшырылды.

Укучылар арасында алдан ук рәсем бәйгесе оештырылды:

“М. Җәлил иҗаты – безнең рәсемнәрдә”. Кичәнең ахырында бәйгегә йомгак ясалды. Иң яхшы рәсем ияләренә бүләкләр тапшырылды.