Әдәби-музыкаль кичә “Җырларыңда гомерең дәвамы”
Шагыйрәгә багышланган презентация , “Истәлекләр һәм мәкаләләр” китабы буенча сикәлтәле тормыш юлы, күпкырлы иҗаты яктыртылды. Кичәбез аның туган ил, туган авыл, мәхәббәт һ. б. темаларга багышланган шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Г. Зәйнәшева – сугыш чоры баласы. Д. Сафиуллина аның “ Авыр сугыш елларында үстем”, “Солдат гармуны” шигырьләрен укыды, Э. Әхмәтҗәнова “ Сөембикә” әсәрен сөйләде.
Баянчыбыз И. Әхмәтҗанов кичәбезгә ямь өстәп моңлы җырларын уйнады.“ Туган авылым урамы”, “ Сәяхәтче” , “ Үз илемдә”, “ Аерылмагыз” җырларын – “безнең яшьлегебез көйләре “ –дип күмәкләшеп башкардылар. Шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты буенча кызыклы викторина сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләделәр.