Тәрбия сәгате “Яхшылык ит дустыңа”.
Балалар язучының тормышы, иҗаты турында презентация карадылар. “Мыекбай”, “Канатлы куян” әкиятләрен, “Китап докторы”, “Ышанмый”, “Ни сыерчык, ни чыпчык” һ.б. шигырьләрен тыңладылар,үзара фикерләштеләр.Язучының бик күп шигырьләре көйгә салынган. Илзирә Гумерова язучының “Елмаеп- көлеп кенә” шигыренә язылган җырны башкарды. Х. Халиковның иҗат киштәсендә бик күп табышмаклар, анаграммалар,шарадалар, тизәйткеч, телшомарткычлар да бар. Балалар өчен “ Кем зирәк,әйт тизрәк” дигән уен-ярыш чарабызны җанландырып җибәрде.