Китап укучылар конференциясе
Чарага төрле профессия кешеләре: укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, эшчеләр, медицина хезмәткәрләре, терлекчеләр, лаеклы ялда гы китап укучылар чакырылды
Китапханәче укучыларны аның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды. Язучы М. Кәбиров сайтыннан алынган әңгәмәнең кызыклы урыннарын укучылар бирелеп тыңлады. Анда З. Кадыйрованың профессиональ язучы булмаса да югалып калмыйча дөрес һәм тапкыр җаваплары , аның үз укучылары булуын, иҗатының халыкка кирәк булуын оста итеп исбатлый белүе, зирәклеге күренә.
З. Кадырованың китаплары иң күп укыла торган әсәрләрдән санала.Конференция өчен бу әсәрне сайлап алуым юкка гына түгел. Монда укучыларны борчыган темалар күтәрелә ( гаилә ныклыгы, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт, бала тәрбияләү ). Әсәр китап укучылар арасында бәхәскә керердәй каршылыклы фикерләр тудырды. “Миңа бу әсәр ошамады, тик шулай да мин аны бер төн эчендә укып чыктым” диючеләр дә булды. Димәк әсәр үзе түгел, андагы образларның характеры белән укучы килешеп бетми.” Ни өчен Дилә сукбай тормышын сайлый. Бу дөрес түгел, аның башка барыр җире юкмыни? Әти- әнисе, туганнары бар ” дигән фикерләр белән килешеп бетмәүчеләр Диләне акладылар . “ Бала” нинди генә булмасын ана өчен аннан да газиз кеше юк. Ул үзен һәм улы Рөстәмне авыр хәлдә калдырмас өчен, бу гарьлекне күтәрә алмасын аңлап Серый янына китә. Дилә шулай итеп үз-үзеннән, кешеләрдән качу юлын таба. Бу мәсхәрәле тормышыннан югаласы килә аның.Китап укучылар һәр образ турында үз фикерләрен җиткерделәр , бәхәсләштеләр. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре М. Әхмәтҗанова, Н. Имамиева ларның әсәрдәге прорблемаларга карата фикерләре үзгә булды. Алар Диләне уңган –булган, сабыр чын татар хатын-кызы итеп кабул итүләрен әйттеләр. Шулай ук Диләне ни өчен дин йорты- мәчеттә кабул итмиләр, ни өчен ярдәм өмет итеп килгән хатынны дин әһеле кире кага? Укучылар моны тәнкытьләп чыктылар. Миргаян образын , Сергей образын “Чын ир-егетләр” дип кабул итеп фикер алыштылар.
Чарада бигрәк тә Р. Ахунова, И. Сафиуллина, Д. Сафиуллина, Э. Әхмәтҗановалар үз фикерләре белән аерылып тордылар. Әсәр бик бәхетле тәмамлана. Кичәне аның ахыргы битләрен укып тәмамладык. Китапта язганча “ Бәхет үз кулыгызда, аяк астыгызда, аның өчен көрәшергә, сабыр һәм нык булырга кирәк” дигән уртак фикерләр белән чәй өстәле янында сөйләшүне дәвам иттек.
Китап укучылар күргәзмәдән моңа кадәр укымаган әсәрләрен теләп алдылар. “Китапханә бер- беребез белән аралашу урыны. Без монда рухи азык алабыз. Шушындый җанлы, эчтәлекле чаралар ешрак булсын, китапханә яңа китаплар белән баетылсын “ дигән теләкләр белән рәхмәтләрен җиткерделәр.