Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

“Каз өмәсе” йоласы

Бәйрәмгә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр , район җитәкчелеге чакырылды.

Йола күмәк хезмәт, уен- көлке, җыр, биюләр белән яктыртылды. Казларны чистартып эшен бетергәч, бөтен йоласына туры китереп чишмә буена каз юарга төштеләр. Монда да бәйрәм уен – җыр, каз коймагы белән сыйланып дәвам итте.  “Каз өмәсе”ндә катнашучылар шулай ук каз боткасы, каз бәлеше белән сыйландылар. Йола башка еллардан үзгәрәк итеп оештырылды. Каз йолку, мендәр тутыру, баш, тәпиләр чистарту  һ.б. хезмәтләр матур итеп, тамашачы күңеленә үтеп керердәй үзгәлек белән башкарылды.