Тәгәри китте йомгагым
Китапханәдә балалар өчен “ Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде. Кичәдә балалар “ Халкыбызның күңел җәүһәрләре” – балалар фольклоры белән таныштылар.
Беренче өлеш - “ Тәгәри китте йомгагым” – әкиятләр турында әңгәмә. Әкиятләр буенча сорауларга җаваплар эзләү.
Икенче өлеш – “Сүз эчендә хикмәт бар” табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, такмаклар, тизәйткечләр турында сөйләшү. Тапкырлыкта , зирәклектә көч сынашу: табышмакларга җавап эзләү, тизәйткечләр, такмаклар әйтеш.
Өченче өлештә уен фольклоры турында сөйләшү. Балалар белән җырлы - биюле уеннар оештырылды.