Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Республиканская Научно-практическая конференция посвященная Т. Ялчыголу "Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте"

14 август көнне, Зәйдә якташыбыз, бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Тажетдин Ялчыголга багышланган республикакулэм фэнни-гамэли конференциясе кунакларын каршы алдык. Конференция кунаклары авылыбызда жирлэнгэн куренекле шэхеснен каберен зират кылдылар

 . Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты Фелиза Бореева, күренекле якташларыбыз – Казан дәүләт федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров, Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Татарстан фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша. Конференциядә катнашучы кунаклар Имәнлебаш авылыннан Зәй шәһәренә килделәр. Алар өчен Ялчыгол скверында иҗади чыгышлар күрсәтелде, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов чыгыш ясады. Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетнең 30 еллыгы уңаеннан чара үтте, тантаналы чараны Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән укып ачып җибәрде. Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетнең 30 еллык юбилее уңаеннан Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов 300 мең сумлык сертификат тапшырды.