Весёлые старты: «Эх,күңелле балачак»
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Без дә балаларның җәйге ялларын күңелле итеп башлап җибәрдек. Балалар белән төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырдык. Хәрәкәтле уеннар: бәрәңге ташу : “ Кем тизрәк?”, боҗра әйләндерү, сикергечтә сикерү буенча ярышлар, капчык киеп йөгерү, асфальтта рәсем ясау : “ Безнең җәй”, бау тартыш, һ.б. уеннар. Бәйрәмдә балалар үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен , осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнән кәнагәть булып, күтәренке күңел белән таралыштылар.