Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Китапханәдә Аналар көненә багышланган күргәзмә оештырылды: “Дөнья матурлыгы – Әнкәйләрдә!”

Тема буенча китап укучылар белән аралашу сәгате үткәрелде.  Т.Миңнуллинның”Әниләр һәм бәбиләр”, Р. Батулланың”Кичер мине, әнкәй”( мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы сәхнәләштергән пьесалар), Ф. Садриевның “Таң җиле”әсәрендә Нуриәсма образы, Ә. Еникиның

“ Матурлык”хикәясе һ. б. әсәрләр турында фикер алыштык. Авылдашыбыз Р. Ахунҗанованың “Анам назы- йөрәгемдә минем”, Ф. Яруллин, Р. Миңнуллин иҗатлары буенча шигъри мизгелләр үткәрелде. “ Матур әдәбиятта ана образы” дигән тема буенча презентация карадык. Аралашу сәгатен авылдашыбыз Н. Шаһиеваның “Әниемнең мамык шәле” җыры белән тәмамладык