Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Һөнәрленең кулы – алтын

“ Илһам” хатын-кызлар клубы әгъзалары китапханәдә кул эшләре белән җыелдылар.” Һөнәрленең кулы – алтын” дип татар халкы юкка гына әйтмәгән шул. Авылыбызда кул эшләре осталары шактый . “Илһам” клубына йөрүчеләр арасында да бар андыйлар. Гәрәева Рәүфә оста чигүче, бәйләүче. Рәүфә мендәр тышлары, өстәл япмалары, тастымаллар, алъяпкычларга матур чигү бизәкләре төшерә. Аның чиккән кул эшләрен үзебездә генә түгел, тирә-як авыллардан да сорап киләләр. Рәүфә клуб әгъзаларын чигү серләренә өйрәтте. Хәсәнова Г өлназ бәйләү белән мавыга. Ул бу очрашуда безне ( йортта бик кирәкле нәрсә) мунчала бәйләргә өйрәтте. Әхмәтҗанова Энҗе төрле төсле кәгазьләрдән чәчәк букетлары ясауның серләренә төшендерде.  “Һөнәрленең кулы – алтын” дигән китап күргәзмәсе буенча әдәби күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдәге китаплар, газета- журнал матераллары укучыларга тәкъдим ителде.