Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Районный фестиваль-конкурс: «Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!»

Район китапханәләре арасында уздырылучы «Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!»дип исемләнгән фестиваль үтте.
Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде.
Китап укучылар, килгән кунаклар “Сәламәтлек-зур байлык”, “Табигать даруханәсе:Дару үләннәре”, Хэрэкэттэ-бэрэкэт” ,"Дорес туклану хэм сэламэтлек"дигән китап күргәзмәләре, шулай ук балалар өчен “ Сэламэт тэндэ-сэламэт акыл" - рәсем бәйгесе буенча кургәзмә белән таныштылар.
Балалар сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында сорауларга “Мин”," Туклану кагыйдэлэре" дигэн уеннар аша жавап бирделәр.
"Табигать шифаханэсе:дару улэннэре" кургэзмэсендэ киптерелгэн дару улэннэре тэкьдим ителде. Куренекле , исеме авылыбыз белэн бэйле булган шэхесебез- Т. Ялчыголнын шифалы улэннэр белэн авыллардан авыллар га йореп авыруларны дэвалавы турында сойлэнде.
Э. Эхмэтжанова шифалы май миннеге турында, анын файдалы узенчэлеклэре турында сойлэп мастер-класс курсэтте.
Шулай ук Э. Эхмэтжанова, И. Сафиуллина, Р. Гэрэева лар дару үләннәре һәм үлән чәйләренең шифасы турында сөйләп, мастер - класслар күрсәттелэр. "Иман" чэе, "Яшьлек" чэе, хэм "Шифа" чэйлэренен ничек, нинди улэннэрдэн эзерлэнуе, аларнын файдалы узенчэлеклэре турында сойлэделэр, үләннәрдән әзерләнгән чәй тәкъдим иттеләр.
Сәламәтлек бәйрәменең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Балалар “Сәламәтлек иленэ сэяхэт”дигән театраль тамашаны сэхнэлэштереп тэкьдим иттелэр. Тамашада балалар авырмыйча, сэламэт булып яшэу очен, хезмэтне, спортны яратырга, бакчада узебез коч куеп устергэн яшелчэлэрне, жилэк-жимешлэрне ашарга, дорес тукланырга, физик кунегулэр ясарга кирэклеге турында матур, эчтэлекле итеп уйнап курсэттелэр.
“Сәламәт яшәү рәвешенә-Салют!” фестивале - балалар флешмобы белән төгәлләнде.