Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Әдәби сәяхәт:"Әдәби геройлар илендә"

 

2 апрель - Балалар китабы көне уңаеннан китапханәдә балалар өчен «Әдәби геройлар илендә " дигән әдәби уен-сәяхәт оештырылды. Чара 2024 елгы юбиляр китапларга багышланды. (Олеша Ю.К «Три толстяка» , Носов Н. «Приключения Незнайки и его друзей », Чуковский к. «Доктор Айболит», Волков А. «Волшебник Изумрудного города» һ. б.) Тематика буенча күргәзмә оештырылды.  Бу китаплар барысы да балаларга таныш, яратып укылалар.  Балалар өчен әдәби уеннар үткәрелде:

“Геройны таны”

 "Кайсы китаптан өзек?,

“Минем яраткан китабым”.