Күңелләрдә һәрчак яз булсын
Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап махсус хәрби операциядәге егетләребезгә тылдан ярдәм итеп торучы (маскир. сеткалар үрү, җылы оекбашлар, бияләйләр әзерләү, булдыра алганча кием-салымнар, тормыш кирәк-яраклары белән посылкалар әзерләү һ.б.)хатын-кызларыбыз өчен бәйрәм кичәсе оештырдык. Авыл җирлеге хезмәткәрләре аларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны янында, кунел ачу программасы (нәфис сүз, шигырьләр, җырлар)белән узды. Илебез тынычлыгы хакына корәшкән егетләребезнең исән-сау булып, җиңү белән кайтуларын, гаиләләренә, әти-әниләренә сабырлык теләп таралыштык.