Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Рухи матурлык җырчысы

Китапханәдә язучының иҗаты, тормыш юлы турында күргәзмә оештырылды.

Әмирхан Еникиның иҗатында хатын-кыз, ана образларын күтәргән әсәрләр шактый. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан чарада шушы әсәрләр турында сөйләштек. “Әйтелмәгән вәсыять”, “Матурлык”,”Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” әсәрләре китап укучылар тарафыннан яратып укыла. Әлеге әсәрләр буенча китап укучылар фикер алыштылар. Укылган әсәре турында үз фикерен җиткерде 

Бу әсәрләрдәге темалар бүген дә көн кадагында. Ана белән бала , гаилә мөнәсәбәтләре бер генә китап укучыны да ваемсыз калдыра алмый. Ә.Еники әсәрләрендә исә бу аеруча бер нечкәлек, рухи югарылык белән, шулай ук бик гади итеп тасвирлана. Шуның белән дә язучының әсәрләре китап укучыны үзенә тартадыр. Чарабызның ахырында әнә шундый уртак фикергә килдек.

Язучының тормышы, иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде.