Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

"Доньяда ин-ин матур тел - ул минем туган телем»

Китапханәдә Халыкара туган тел көненә карата “ Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” , “ Сүз эчендә хикмәт бар”дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылды.

"Доньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем»

 – әдәби сәгать үткәрелде.

Кичәдә төрле яшьтәге балалар катнашты. Укучылар күргәзмә белән таныштылар. Туган тел коненең ничек барлыкка килү тарихы, ана теленең кадере, дөнья халыклары телләре турында кызыклы мәгълуматлар турында китапханәче чыгышын тынладылар.  Бәйрәмдә төп игътибар халык авыз иҗатына бирелде.  

Балалар  “ Мәкальләр чылбыры”, “Түбәтәй” уенын уйнадылар. “Өч кыз” – татар халык әкиятен карадылар. Әкиятләр буенча бергәләшеп фикер алыштылар.