Урок мужества ко дню прорыва блокады Ленинграда: “900 дней мужества”
Ленинград блокадасы өзелүгә-80 ел тулуга багышлап балалар өчен батырлык сәгате үткәрелде. Ленинград блокадасы турында тарихи күзәтү ясалды. Бигрәк тә блокада вакытында балалар язмышы турында укучылар кызыксынып тыңладылар. “Тормыш юлы”,Таня Савичева көндәлекләре, блокада ипие, блокада шикәре, ачлык, салкыннар,исән калу өчен халыкның көрәше, фронтка ярдәм итү турында сөйләштек. Ходзаның “Дорога жизни” китабыннан картиналар карадык, өзекләр укыдык.
“Блокада Ленинграда глазами детей”, “Как учились дети во время блокады” дигән балалар өчен фильмнар карадылар. Китап күргәзмәсенә куелган 125 грамлы “Блокада” икмәген соңыннан балалар белән телемләп кисеп таратып чыктык. Тәмле икмәк дип бергәләп ашап та куйдык. Икмәк кадере турында да сөйләшеп алдык.