Китап укучылар конференциясе: З.Кадырова "Урланган яшьлек"
З. Кадырованың “Урланган яшьлек” әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды.
Язучының иҗаты, тормыш юлы турында презентация әзерләнде. Шулай ук язучыныж тормышы, иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырылды.
Чарага төрле һөнәр ияләре: укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, эшчеләр, медицина хезмәткәрләре, терлекчеләр, лаеклы ялдагы китап укучылар чакырылды.
Алар язучының тормышы, иҗат юлы белән таныштылар. Язучы М. Кәбиров сайтыннан алынган әңгәмәнең кызыклы урыннарын укучылар бирелеп тыңлады. Анда З. Кадыйрованың профессиональ язучы булмаса да югалып калмыйча дөрес һәм тапкыр җаваплары , аның үз укучылары булуын, иҗатының халыкка кирәк булуын оста итеп исбатлый белүе, зирәклеге күренә.
З. Кадырованың китаплары иң күп укыла торган әсәрләрдән санала. Конференция өчен бу әсәрне сайлау юкка гына түгел. Монда укучыларны борчыган темалар күтәрелә ( гаилә ныклыгы, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт, бала тәрбияләү, хатын-кыз язмышы ). Әсәр китап укучылар арасында бәхәскә керердәй каршылыклы фикерләр тудырды.
Китап укучылар күргәзмәдән моңа кадәр укымаган әсәрләрен теләп алдылар. “Китапханә бер- беребез белән аралашу урыны. Без монда рухи азык алабыз. Шушындый җанлы, эчтәлекле чаралар ешрак булсын, китапханә яңа китаплар белән баетылсын” дигән теләкләр белән рәхмәтләрен җиткерделәр.