Яңа ел могҗизалары
Балалар өчен « Яңа ел могҗизалары» уен – бәйге үткәрелде.
Балалар төрле уен – бәйгеләрдә катнаштылар. “Кышкы табышмаклар”, “ Өзек кайсы әкияттән?”, «Әкият героен тап» дигән уеннарда үзләренең зирәклекләрен, белемнәрен сынадылар. Шулай ук “Җыр буенча мультфильмны тап” уены да балаларга бик ошады. Балалар өчен килә торган журналларның («Непоседа», «Салават күпере”, “Сабантуй”) яңа елга багышланган саннары белән таныштылар. “Кыш бабай патшалыгында” дип исемләнгән күргәзмәдән китаплар алдылар.