Әдәби сәяхәт: "Тылсымлы яңа ел"
Укучылар игътибарына балалар өчен яңа китаплар тәкъдим ителде. Яхшылык һәм тылсым белән тулы китаплар Яңа елны көтүдә иң кызыклы уку булачак! С.Кривошлыковның «Мохнатик һәм Веничкинның Италиядәге маҗаралары» дигән китабы «Иң кызыклы детектив» сериясеннән. Кышкы каникулда йорт иясе Мохнатик белән бергә булмасак нәрсә була? Әлбәттә, ул үпкәләячәк һәм күңелсезләнәчәк. Һәм тагын «Камеди класс» сериясеннән китаплар тәкъдим ителде. «Барыбызга да сөйлә - бергәләп көләрбез" китабы классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен туплаган, мәктәп укучылары турында кызыклы хикәяләр. Бен Миллерның «Дөньяны юкка чыгарган малай» китабы - бу мавыктыргыч тарих, чын тылсым безнең үзебездә яшеренгән дип исбатлый. Һәм тагын башка китаплар турында сөйләштек. Укучылар китапларның ин кызыклыларын яздырып алдылар.