Бәйрәм кичәсе : "Әнкәем-алтыным"
Китапханәдә Аналар көненә багышланган күргәзмә эшләп килде: “Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз”.
Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әниләр бәйрәменә багышланган әдәби-тематик кичә оештырылды.
Күргәзмә буенча әдәби күзәтү ясалды. Чыгышымда төп игътибар якташларыбыз, авылдашларыбыз иҗатына бирелде. Н. Шаһиева, Р. Ахунҗанова, М. Әгъләмов, М. Талиповның әниләргә багышлап язган шигырьләре, үзебез сәхнәгә күтәргән : Р. Батулланың” Кичер мине, әнкәй”, Т. Миңнуллинның “Әниләр Һәм бәбиләр”,” Без бит авыл малае”, шулай ук Ф. Садриевның “ Таң җиле”, Ә. Еникиның “ Матурлык”, һ. б. ана образын тирән яктырткан әсәрләр турында тамашачыларга җиткердем.
Чарабыз йола – уен, җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.Соңыннан чәй табыны янында дәвам итте.