Өлкәннәргә миһербан һәм шәфкать
Мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә өлкәннәр көненә багышлап “ Өлкәннәргә миһербан һәм шәфкать” дип исемләнгән очрашу –кичә оештырылды. Китапханәдә шул исем астында күргәзмә ясалды . Кичәнең беренче өлеше китапханәдә үткәрелде. Өкәннәрне бәйрәм белән котлап китапханәче сүз алды. Күргәзмә буенча әдәби күзәтү үткәрелде. Күргәзмәнең үзенчәлекле ягы шунда, ул төп якташларыбыз, авылдашларыбыз иҗаты буенча әзерләнде. Өлкәннәргә, бигрәк тә, якташыбыз- Имәнлебаш авылы кияве М. Талиповның өлкәннәр тормышына багышлап язылган кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләре, авылдашыбыз Н. Шаһиеваның тормыш,яшәү мәгънәсе, әнкәйләр, өлкәннәрнең кадере турында шигырьләре ошады. Шулай ук Р. Ахунҗанова, Р. Батулла һ. б. язучыларның иҗатлары белән таныштылар. Яшьләре 80нән үтсә дә Гайниҗамал әби Хафизованың” Үтте дә китте яшьлегем” дип моңлы итеп җырлавы, Зәкия апа Габдрахимованың үзе иҗат иткән шигырьләре, моңлы мөнаҗәтләре барысын да әсир итте.
Бәйрәм кичәсе мәдәният йорты бинасында чәй табыны артында концерт программасы белән дәвам итте.