Әдәби кунакханә:“Шагыйрь тәрәзәсен ача”
Якташыбыз, шагыйрь М. Әгъләмовның иҗаты бай һәм күпкырлы. Китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Китапханәдә аның тормыш юлы иҗатына багышланга әдәби кунакханә оештырылды. Шагыйрьнең сикәлтәле тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Аның туган як турында, милли гамь белән сугарылган шигырьләре, балладалары, поэмалары турында әдәби күзәтү ясалды. “Дөньяныкы – дөньялыкта” – “Еракка китеп кара” китабына автор тарафыннан язылган кереш сүз аркылы шагыйрьнең балачагы,эчке дөньясы, шагыйрьлеккә беренче адымнары белән таныштык. Шулай ук Р. Ласкованың “М. Әгьләмовның шигъри дөньясы” китабы аша аның иҗат үзенчәлекләре, шигьрияттә тоткан урыны, өлгергән иҗаты белән таныштык. Әниләргә багышланган “Бердәнбер” балладасын , шигырьләрен укыдык. Фикер алыштык.