Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Мәгълумат сәгате:“Яңа китаплар сезнең өчен”

Китапханәдә “ Игьтибар! Яңа китаплар” дигән күргәзмә тулыландырып торыла.“Илһам” хатын-кызлар клубына йөрүче китап укучылар белән  иҗатын китап укучылар яратып өлгергән язучы Г. Галләмованың “ Кайту”романы, “Зәңгәр кыңгыраулар” романы, Ф. Гыймалтдиновның “Буа” романы, шулай ук 2021 елда ТР Президенты каршындагы Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясе химаясендәүткәрелгән әдәби конкурста җиңүче – авторларның шигырь һәм поэмаларын, хикәяләрен туплаган “Яңа әсәрләр” китабы белән таныштык. Әлеге китаплар укучыда көчле рух тәрбияли, мәңге изге әхлакый төшенчәләрне олыларга чакыра. Аларда тугрылык –хыянәт, изгелек – явызлык, сабырлык – кызулык, кайгыртучанлык – битарафлык – әнә шул якты һәм караңгы мәңгелек төшенчәләр... “Буа” романында исә октябрь революциясе, граңданнар сугышы, Сталин репрессияләре, коллективлаштыру елларында кеше язмышлары яктыртыла. Әсәрләрдә авыл тормышы, авыл кешеләре язмышы булуы да аларны китап укучыларга якынайта. Үзебезнең якын- тирә авыллардагы аянычлы язмышлар турында да әңгәмәгә кереп киттек. Әйе, әдәбиләштереп бирелсә дә, китапларда замандашларыбыз, әби-бабаларыбыз язмышы. Шунлыктандыр, мондый әсәрләр бер тында укыла.