Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Экологик сәгать: "Табигатьнең алтын фасылы"

Балалар өчен табигатьнең көз фасылы турында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә әдәби, фәнни китаплар урын алды.

Балаларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырдым. “ Табигать күренешләре энциклопедиясе” буенча коз көне була торган торле табигать күренешләре турында сөйләштек.( томан,кырау һ.б.)

“Кем зирәк, әйт тизрәк” уены аркылы балалар торле кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.

Көз көне ни өчен агач яфраклары төсен үзгәртә?

Яфраклар нинди төсләргә керә?

Кырау табигатькә нинди зыян сала?

Көз көне җитешә торган яшелчәләрне санагыз.

Көздән нинди яшелчәләрне утыртып калдыралар?һ.б.

Шулай ук “Тапкырга табышмак”  уенын уйнадык. Балалар көз, көзге уңыш турында табышмакларга җаваплар эзләделәр.

Көзге уңыш, игенче хезмәте турында Р. Вәлиеваның “ Без нәни игенчеләр” дигән китабы белән таныштылар. “Башак” дигән халык әкиятен бергәләп укыдык. Әкиятнең эчтәлеге буенча нәтиҗә ясадык.