Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Очрашу-кичә: "Яшәгез Сез мәңге яшь булып"

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Яшәгез сез мәңге яшь булып” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә оештырылды. Кичәбезгә  төрле тармакларда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә безнең өчен үрнәк , горурлыгыбыз булып гомер итүче өлкәннәребез кунак итеп чакырылды. Мәдәният йорты каршында эшләүче “ Җәүһәр” фольклор коллективы, китапханәдә эшләп килүче “ Илһам” хатын – кызлар клубы әгъзалары үзләренең моңлы җырларын,  шигырьләрен өлкәннәргә бүләк иттеләр. “ Илһам” клубы әгъзасы Д. Сафиуллина үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләде.

Икенче өлеш “ Иҗади күчтәнәч” дип исемләнде. Өлкәннәргә сүз бирелде. Нәкыя апа Шаһиева  үзенең изге теләкләрен җиткерде, җырын бүләк итте,   Әлфия апа Салаватова, Миңниса апа Әхмәтҗановалар  өлкәнәеп тә саекмаган моңнары белән барчабызны таң калдырды. М. Әхмәтҗанова узе иҗат иткән шигырен сөйләде.

Өченче өлеш “ Бар иде бит яшь чаклар” дип исемләнде.

 Яшь чакларын искә төшереп, истәлекләрен яңартып гапләшеп тә алдылар.

Күңелләрендә якты моң булып сакланган матур истәлекләрен яңарттылар. Тормышның авыр , сынаулы мизгелләре дә алар өчен бүген гомернең кадерле өлеше булып саклана.

Тормыш сынаулардан тора. Сезнең тормыш – безнең  горурлык.

Сез безгә эле бүген дә зур терәк, сез безнең өчен бик тә кадерле һәм кирәк.