Танып-белү сәгате: "Мин тынычлык өчен тавыш бирәм"
21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Имәнлебаш авыл китапханәсендә балалар өчен «Мин тынычлык өчен тавыш бирәм» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Укучылар игътибарына «Халыкара тынычлык көне» медиа презентациясе, «Мин тынычлык өчен тавыш бирәм» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны бу истәлекле көннең барлыкка килү тарихы, аның максаты һәм шулай ук тынычлык символы – ак күгәрчен турында, символның ничек барлыкка килүе турыда сөйләде. Халыкара тынычлык көне уңаеннан укучылар тынычлык, дуслык, бердәмлек турында шигырьләр укыдылар. Чарада шагыйрьләр Р. Миңнуллин, Х.Халиков, Р. Вәлиева, Р.Корбан, В. Хәйруллина, Э. Шәрифуллина иҗатлары файдаланылды.