Әдәби сәяхәт: "Алиш әкиятләре илендә"
Китапханәдә балалар өчен “Әкиятче, батыр Алиш” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәби сәяхәтебез күргәзмә янында утте. Балалар Абдулла Алишның тормышы, иҗаты белән таныштылар. Язучының балалар яратып укый торган әкиятләрен бергәләп барлап чыктык. “Бик яхшы сабак алды ябалак”, “ Чукмар белән тукмар” әкиятләрен кычкырып укыдык. Язучы үзенең тәрбияви мәгънәгә ия булган әкиятләре белән ни әйтергә тели? Әкиятләр безне нинди булырга өйрәтә? Әнә шундый сораулар буенча фикер алыштык. А. Алишның батырлыгы турында Р. Мостафинның“Җәлилчеләр” дигән китабы аркылы таныштык. Балалар өчен шундый матур әкиятләр тудырган язучының батырлыгы, фашистлар тарафыннан җәзаланып үтерелүе балаларны тетрәндерде. Соңыннан балалар аның “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” дигән әкиятен карадылар.