Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Әдәби сәяхәт: "Яңа китап-шәп китап!"

“ Яңа китаплар буенча балалар өчен күргәзмә һәрвакыт яңартылып торыла. Балалар белән китап сөючеләр көненә багышлап Яңа китаплар буенча әдәби сәяхәт оештырдык.

Сәяхәтебез “Хикәя”, “Әкият”, “Шигырь” “Маҗаралар”, “ Сүзлек” дигән тукталышлар буенча барды. Хикәя тукталышында Н. Мирхазованың “Бәхет орлыгы” дигән китабы белән таныштык.  Әкият тукталышында исә Мөҗәһитнең “Куаныч” дигән яңа шигырьләр китабы белән таныштык.“Җиләк-җимеш төсләре” дигән шигьри әкиятне бергәләп укыдык. Шулай ук Р. Сабырның “Ак әби” дигән китабы аркылы маҗаралар тулы балачакка , чит планета кунагы “Ак әби” белән маҗаралар дөньясына сәяхәт иттек.  Ә “Сүзлек” тукталышы балаларны рәсемле татарча-русча кызыклы эчтәлекле сүзлек белән таныштылар. Бу китап каникулга кунакка кайткан русс телле балалар өчен һәм шулай ук русс телен камил белү өчен татар телле балаларга да менә дигән файдалы да, кызыклы да китап булуы белән аерылып тора. Ул гади сүзлек кенә түгел, анда мәзәкләр, әкиятләр, шигырьләр , табышмаклар, төрле биремнәр урын алган. Китап буенча “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел” дигән уен ,  яңа китаплар иленә сәяхәт балаларга бик ошады.