Урок воспитания по творчеству Р. Миннуллина : “ Мин мактанчык түгел”
Китапханәдә Р. Миннуллинның тууына – 75 ел тулуга карата балалар өчен китап күргәзмәсе төзелде: “Р. Миннуллин – балаларның якын дусты”. Ачык һавада аның иҗаты белән таныштык. Балалар белән бергәләп аның иң кызыклы шигырьләрен укыдык. Р. Миннуллинның шигырьләре тәрбияви мәгънәгә ия булуы белән аерылып тора. Балаларны дус булырга, начар гадәтләрдән ерак торырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хезмәтне, табигатьне яратырга өйрәтә. Балалар белән шул турыда
бергәләшеп фикер алыштык.