«Милли бәйрәмебез Сабантуй - бәйрәмнәрнең йөзек кашыдыр»
Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.
Имэнлебаш авылында шаулап-горлэп Сабантуй бэйрэме утте. Бәйрәмебез милли рухта, уен-ярышлар, җыр-моң, биюләр белән үтте.
Милли көрәш ярышы – сабантуй бәйрәменең үзәгендә булды. Сабантуй батыры игълан ителде.Җиңүчеләр бүләкләнде .