Бергәләп укыйбыз: “ У лукоморья дуб зелёный”
Балалар Пушкин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Язучының “ Балыкчы һәм балык турында” әкиятен бергәләп укыдык. Әкиятне кечкенә дуслар бик ошатты. “ Бу әкияттә сезгә кем ошады?Ә кем ошамады?,- дигән сорауларга җавап бирделәр. Комсыз әбине яратмаулары, ә алтын балык аны кабат ярык тагарак янында калдырып бик тә дөрес эшләгән диеп нәтиҗә чыгардык. 1 нче сыйныф укучысы Ахметова Рамина мәктәпкәчә яшьтәге кечкенәләргә “ У лукоморья дуб зелёный” шигырен сөйләп күрсәтте. Шулай итеп балалар бөек русс әкиятчесе А. С. Пушкинның әкияти дөньясына беренче адымнарын атладылар.