Тематик сәгать: «Җәйнең яме бакча белән»
Җәй – бакчаларда эш кайнаган вакыт. Тәмле һәм файдалы җиләк-җимешләр, яшелчәләрне утырту, карап үстерү, корткыч-бөҗәкләрдән төрле чирләрдән саклау турында китапханәдә тематик сәгать үткәрелде . Китап укучылар әлеге темага китаплар, газета- журнал рубрикалары белән таныштылар. Ф. Зыятдиновның ике китаптан торган “Ямь һәм тәм” - бакчачыларның өстәл китабы. Бакчачы хатын-кызларыбыз белән әлеге китаплардан үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләдек. Шулай ук белгәннәребебез белән уртаклаштык, фикер алыштык. Мәдәният хезмәткәре Э. Әхмәтҗанова хатын-кызларга тиз өлгерә торган береллык чәчәк орлыклары таратты, чәчәк утырту, үстерү турында үзенең киңәшләрен бирде.