Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Информационно-познавательный час ко дню печати РТ: «Илдә ниләр бар икән»

Татарстан Республикасының матбугат көне уңаеннан китапханәдә мәгълумати танып-белү сәгате үткәрелде. Китап укучыларыбыз игътибарына китапханәгә килә торган вакытлы матбугат турында, шулай ук яңа китаплар буенча әдәби күзәтү ясалды.Алар яратып укый торган газеталар: “Язмыш кочагы”, “Татарстан яшьләре”,”Зәй офыклары”, “Ватаным Татарстан” , “Сөембикә”, “Сәхнә”, “Казан утлары”, “Идел” журналларының яңа саннары белән таныштык. Китап укучылар шулай ук үзләре яратып укый торган матбугат басмалары турында фикерләрен җиткерделәр, тәкъдим иттеләр. Яңа китаплардан исә Ф. Солтанның “Нигез сагышы” дигән шигырьләр китабы белән таныштык.  Язучының туган җиребез, яшәешнең сихри мизгелләре, милләт-халык язмышы, дуслык-мәхәббәт хакында , нечкә лиризм белән бирелгән шигырьләрен китап укучылар яратып кабул итте. Кечкенә китап укучыбыз Гумерова Ралина китапханәдән балалар өчен килә торган” Салават күпере”, “Сабантуй” журналларын әнисе белән яздырып алды.