Әдәби сәяхәт: "Тукай илендә"
Краткое описание мероприятия:
Китапханәдә “ Тукай иленә сәяхәт” – китап күргәзмәсе, Тукай әкиятләре буенча “Әкият геройлары бездә кунакта” – балалар иҗаты буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Әдәби сәяхәтебез дә Г. Тукайның тормыш юлына, балалар өчен иҗатына багышланды. Ул нигездә әдәби уеннар аша үткәрелде.
Тормыш юлы турында “Исемдә калганнар” истә калганмы?” – сорау-җавап уены оештырылды. Шулай ук “ Табышмак аша Тукайны таныйбыз”, “ Тукай – балалар шагыйре”, “Тукай – мәсәлче”, “ Игътибарлымы без?” – әдәби уеннарында балалар актив катнашты. Тукай турында белемнәре буенча көч сынаштылар.
“ Тылсымлы сәхифәләр” китабы буенча бергәләп мультфильмнар карадылар. (“Шаян песи”, “ Ай һәм кояш”, “Сөткә төшкән тычкан” ) Әкият, шигырь, мәсәлләре турында фикер алыштылар.