Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Батырлык дәресе: "Галәмгә юл"

Балалар Гагаринның гап – гади авыл малае булып, очучы булырга, батырлыклар кылырга хыялланып үсүе турында, аның гаиләсе, туганнары, әти – әнисе турында  бирелеп тыңладылар. Шулай ук  аның тормыштагы үҗәтлеге, тырышлыгы, намуслы , гади булу сыйфатлары аңа зур максатларына ирешүдә бик мөһим булуы ассызыкланды.  34 ел гомере эчендә бик зур эшләр башкарып, гасырлардан – гасырларга күчеп сөйләрлек зур батырлыклар эшләп , тарихка кереп калган герой – космонавт ның тормышы, яшәеше бүгенге буын яшьләребезгә үрнәк итеп сөйләрлек.

Шулай ук балалар космонавтика тарихына багышланган, “ Галәмгә юл” дигән презентация белән таныштылар. Космонавтика тарихында безнең районыбыз турында, Тәкмәк авылы җиренә төшкән беренче тәҗрибә - Белка һәм Стрелка турында  мәгълумат аеруча  балаларны кызыксындырды.

Дәресебезне М. Җәлилнең шигъри юллары белән тәмамладык.

 Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.