Рәсем сәгате: "Табигатьне саклагыз"
Китапханәдә Районкүләм экологик фестивальгә әзерлек барышында “Табигатьне саклагыз” - балалар белән рәсем сәгате үткәрелде. Балалар табигатьне саклау турында иҗат иттеләр. Язгы каникулда бергә җыелып рәсем ясау балалар өчен бик күңелле һәм файдалы да булды. Алар төрле темага иҗат иттеләр. “Тирә ягыбызны яшелләндерик”, “Чәчәкләрне карап үстерик”, “Урманны ут-күздән саклыйк”, “Хайваннарны рәнҗетмик” һ.б. Аларның рәсемнәре буенча китапханәдә”Без – табигать дуслары”” – күргәзмә оештырылды.